«Республикам елмаюы» фотобәйгесенә эшләрне кабул итү 23 майга кадәр озынайтыла (6+)

Хөрмәтле укучылар!

16 нчы санлы китапханә «Республикам елмаюы» шәһәркүләм фотобәйгесенә гаризаларны һәм эшләрне кабул итү вакытының 2020 елның 23 маена кадәр озынайтылуы турында игълан итә.
Бәйге ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә. 

1 нче этап (23 майга кадәр) – гаризалар кабул итү;
2 нче этап (25 майдан 27 майга кадәр) – нәтиҗәләр чыгару;
3 нче этап (28 майдан 30 майга кадәр) – электрон дипломнар җибәрү.

Элемтә өчен:cbs­­_filial16@mail.ru

Поделиться: